Башкарма комитетта эшләп, лаеклы ялга чыккан Елена Алексеевна Болонина редакциябез тарафыннан оештырылган бүләк уйнатуда электр белән эшләүче миксер отты.
- Газетаны гомер буе яздырып килдем. Ә шулай да бүләк уйнатуда беренче тапкыр катнашам. Рәхмәт редакциягез хезмәткәре Кадрия Мәрдановага. Ул мине газетага яздыра, бүләк уйнатуга квитанциямне алып килергә дә нәкъ менә ул өндәде, - дип сөйләде Елена Алексеевна. - Җомга көн иртән үк ирем белән газетаны көтеп алабыз. Балаларны да газета укырга өндибез. Газета бик кызыклы, алга таба да язылуыбызны дәвам итәчәкбез һәм, әлбәттә инде, бүләк уйнатуларда катнашачакбыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев