Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

Газетаны Кадрәк авылыннан Минзәләгә килеп ала

"Минзәлә» – «Мензеля" газетасы укучылары арасында «Кем өлгергән, шул откан » дигән бүләкләр уйнатуда откан укучыларыбызның берсе – Кадрәк авылыннан Мирзаян Хәбибуллин.

Мирзаян һәм Рәйсә Хәбибуллиннар район газетасының һәр яңа санын Минзәләгә килеп, “Кырык тартма” кибетеннән  алалар.

Мирзаян Хәбибуллин:

–Без атнага бер тапкыр бассейнга киләбез. Шуңа күрә редакция кибетенә кереп чыгу безгә бер мәшәкать тә тудырмый. Газетаны шушы “Кырык тартма” аша 5 ел алдырабыз. Биредә хезмәт күрсәтүче Люция Атналина безне елмаеп, якты йөз белән каршылый. Газетага язылу вакытын искәртә,  призлар уйнату турында исебезгә төшерә, приз отуыбыз турында да иң беренче хәбәр итеп, сөенечебезне уртаклашты. Мондый уен оештырганыгыз,  откан бүләгем өчен зур рәхмәт. Безнең өчен биредә язылуның өстенлеге шунда: үзебезгә ничек җайлы, шул вакытка киләбез һәм  газетаның яңа санын кулыбызга алабыз.

Мин үзем заманында 21 сезон комбайнда эшләдем, район комбайнчылары арасында алдынгы урыннарда бардым. Минем хакта газетада күп тапкырлар язып чыктылар. Пенсиягә чыксам да, көч һәм сәламәтлек булганда, өйдә утырасы килми. “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” хуҗалыгында электрик булып эшлим. Үзем авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәч, авыл эшчәннәре турындагы, үрнәк гаиләләр, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр турындагы язмаларны кызыксынып укыйм. Үзебез дә хатыным Рәйсә белән сәламәт яшәү рәвеше яклы. Җәен без еш кына балык тотарга йөрибез. Үзебезнең туган ягыбызның бай табигатен берни белән алыштырып булмый. Шуңа күрә йорттагы мәшәкатьләрне читкә куеп, табигатькә чыгып ял итәргә яратабыз. Ә кышын чаңгыда йөрибез. Чаңгыда йөрергә яратканыбызны белеп, балаларыбыз чаңгы бүләк иттеләр. Алар безне алга таба да куандырып торсыннар, оныкларыбыз тәүфыйклы булып үссеннәр дип телибез. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән!

Безнең өстәмә

2020 елның февраль башында без барлык әбүнәчеләребез арасында ике суперприз һәм зур булмаган призлар уйнатачакбыз. Сездән 2020 елның беренче яртыеллыгына (шулай ук ел буена) район газетасына язылу квитанцияләренең  күчермәләрен 17 гыйнварга кадәр көтәбез. Анда  алдагы уеннарда откан әбүнәчеләр дә катнаша ала. Шулай итеп, бу юлы приз откан газетабыз укучыларының супер-призга да ия булу мөмкинлеге бар! Дуслыкны алга таба да саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев