Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

Газетаны яратып укый

Шәһәребездә яшәүче Римма Садриева газетабызның тугры дусты

Римма хәзерге вакытта татар гимназиясендә вахтада тора, лаеклы ялга чыкса да, тормыштан артта калырга яратмый. Минзәлә шәһәренә күчеп килгәннән бирле, ягъни 1981 елдан “Минзәлә”не ел да алдыралар  һәм яратып укыйлар. Аңа чаклы да үзләренең Куян авылында торганда да әти-әниләре яздырып алганнар.   

- Янәшәдә яшәп яткан кешеләрнең тырыш хезмәте, яшәеше хакында уку күңелемә якын. Районыбыз спортчыларының казанышларын укып горурланам. Гаилә тормышы турында күбрәк языгыз. Гомумән барлык сәхифәләрне яратып укыйбыз, реклама бите дә файдалы бит. Минем әнием Нәҗибә дә өлкән яшьтә булуына карамастан “Минзәлә” гәҗитен алдыра. Мин үзем газетаны “Кырык тартма” кибете аркылы яздырып укыйм һәм алар үткәргән лотерея уенында катнашып гирлянда оттым. Бу минем өчен Яңа елга зур бүләк булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X