Газетаны ярты ел укыячакбыз, ә язылган өчен акчаны кире кайтарабыз
Ничек итепме? Әлеге язманы укысагыз, барысын да аңларсыз.
Акция 2019 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
«Кем өлгер – шул ота» уенында һәр төркем аерым катнаша. Газетага язылу яки аны сатып алу, аннары аны кулга алып укый башлау – бу да зур ләззәт.
Ә газетаны кулга алу өчен язылырга яки сатып алырга кирәк! Газетабызның даими укучысы газетага почта аша язылу тәртибе белән таныш.
«Минзәлә»-«Минзәлә»нең кайсы кибетләрдә сатылуын да белә.
«Кырык тартма» аша язылуның очсызгарак чыгуы белән дә хәбәрдар.
Без уен элементларын газетага язылу кебек җитди кампаниягә кертергә булдык.
Ноябрь, декабрь һәм яңа елда (йомгаклау) газетага язылучылар, аны сатучылар һәм сатып алучылар арасында дүрт уен-ярыш уздырачакбыз.
- почта аша язылучылар квитанцияләрен “Кырык тартма”га алып киләләр;
- "Кырык тартма» аша язылучыларга ярыш кагыйдәләрен менеджер аңлата;
– сатып алучылар газетада басылган 4 купонны (1 ай эчендә) алып килә;
- сатучылар арасында алар саткан газеталар саны буенча өч приз уйнатыла.
Беренче тур өчен квитанцияләрне 8 ноябрьгә кадәр кабул итәбез.
2020 елның беренче яртыеллыгына язылган әбүнәчеләр арасында оештырылган уенда барысы да катнаша.
"Кем өлгер- шул ота» уенының тагын бер үзенчәлеге бар: сентябрь-октябрь айларында язылучыларның квитанцияләре ноябрь, декабрь һәм ел нәтиҗәләре буенча уенда автомат рәвештә катнаша.
Безнең теләк – газета укучыларыбызга бераз гына булса да шатлык китерү!
Газетага язылыгыз! Безнең дуслыкны саклыйк!
Газетабызга язылучыларга финанс ягыннан нинди ташламалар каралганын безнең белән калып, һәрвакыт белешеп торыгыз.
Реклама хокукларында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев