Район газетасына 2020 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләк уйнатуда иң зур бүләкләрнең берсен - инструментлар саклау өчен тартманы шәһәребез гимназиясендә укытучылар булып эшләүче Ленар һәм Гөлнара Заһриевлар гаиләсе отты.
- Район газетасын яратып укыйбыз һәм күптәннән яздыртабыз. Дөресен генә әйткәндә, әлеге уенда җиңәрбез, дип ышанмаган идек тә, шуңа әлеге бүләккә бик шатбыз, - дип билгеләп үтте Гөлнара ханым. - Алдагы уеннарда да катнашырга исәплибез, бүләкләр җиңәрбез, дип ышанып калабыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев