Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

Китап яратучы минзәләлеләр өчен “Кырык тартма”да китаплар күп

Татарстанда “Даешь союз “бумаги” и “цифры»!» акциясе старт алды. Аның оештыручылары – ТР Журналистлар Союзы, «Татмедиа» АҖ һәм ТР басма матбугат чыгаручылар һәм таратучылар Ассоциациясе.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ”)

Район газетасының һәм “Татмедиа” АҖ басмаларының, “Язмыш” газетасының һәр яңа санын, “Казан утлары” журналы чыгара торган татарча китапларны, районыбызның җирле шагыйрьләре китапларын, Минзәлә турындагы брошюраларны редакция бинасында урнашкан “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгеннән сатып алырга мөмкин.

“Кырык тартмага” кайткан соңгы китапларның берсе – “Рәкыйп Хәмитов. Копченый”. Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры Рәкыйп Хәмитов бик борынгы татар җирләрендә көрәшче геннарының әле исән, аның ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген раслаучы шәхесләренң берсе. Үзе дә Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның “Рәкыйп Хәмитов. Копченый” дип аталган документаль повестендә Яңа Мусабай авылында туып үскән кара чутыр малайның чын мәгънәсендәге көрәш юлы тасвирлана. Көрәш белән кызыксынган минзәләлеләр әлеге китапны эш көннәрендә “Кырык тартмадан” килеп ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев