Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

Конкурсның беренче нәтиҗәләре

Авылдашларга – район газетасы, миңа – велосипед дип эшләүче почтальоннар өчен конкурсның хәлиткеч этабына кердек.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Беренчел нәтиҗәләр күрсәткәнчә, активлык сизелә – 500 кеше почта аша, 200 кеше редакция аша язылды инде. Атна саен 350 газета кибетләр аша сатыла.

Исегезгә төшерәбез, велосипедка ия булу өчен почтальоннар үз участокларындагы барлык йорт, фатирларның 50 процентында яшәүчеләрне район газетасына яздырырга тиешләр. Район газетасы белән тутыра алмаса, “ТАТМЕДИА” чыгарган башка басмалар да исәпкә алыначак. “Минзәлә”-“Мензеля” республикадагы район газеталары арасында иң арзанлысы. Фәкать 699 сум. Ә “40 тартма” аша язылганда 546 сум гына. Бер саны бер килограмм писүк, бер буханка икмәктән дә арзанрак.

Иренмичә, почта бүлегенә килеп, яисә 3-25-01, 3-22-01, 3-26-46, 3-28-33 телефоннары  аша почтальонны өегезгә, фатирыгызга чакырып, алты ай буе атнага бер тапкыр чыга торган 20 битле газетада төрле темага кагылышлы материаллар укып торачаксыз. Киләчәктә дә бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X