Минзәләдә дуңгызларның африка чумасын профилактикалау буенча айлык бара
Айлык кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп, барлык хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын исәпкә алу үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы чыганакларының барлыкка килүен һәм аларның таралуын профилактикалау, әлеге аеруча куркыныч авыру буенча эпизоотик вәзгыятьнең үзгәрүенә үз вакытында белеп алу максатларында 15 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасын профилактикалау буенча "Кыргый кабан«айлыгы игълан ителде.
Айлык кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да кертеп, барлык хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын исәпкә алу үткәреләчәк. Шулай ук хуҗалыкларны карап чыкканнан соң АЧСның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы һәм профилактика чаралары турында терлек асраучылар белән әңгәмәләр үткәреләчәк.
Урман хуҗалыкларында кыргый кабаннарның эзләрен тикшерү һәм үләксәләрне, башка биологик калдыкларны вакытында ачыклау һәм тикшерү өчен даими рейдлар үткәрү көчәйтеләчәк.
Нияз Габдуллин, «Минзәлә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ начальнигы-баш ветеринария табибы:
—Африка дуңгыз чумасын учагы барлыкка килү мөмкинлеге белән бәйле рәвештә безнең төбәк территориясендә "кайнар телефон линияләре"ачылды. Урман массивларында, чүплекләрдә яки башка урыннарда дуңгызларның үлүе, дуңгызларның һәм кыргый кабаннарның мәетләре табылу очраклары турында түбәндәге телефон номерлары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8 (834)221-77-47, 8 (834)221-77-54, 8-(800)20-140-32, 8(85555)3-17-05.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев