Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

“ТАТМЕДИА”ның үз интернет-кибете бар

Әлеге Интернет-кибеттә «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» һәм башка популяр журналларның соңгы саннарын һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны, татар телендәге открытка һәм конвертларны, буягычларны, балалар өчен рус һәм татар телләрендә басылган төсле рәсемле китаплар сатып алырга була. Шушы ук товарларны Оzon, Wildberries, яндексМаркет, kazanexpress маркетплейслары аша да заказ биреп кайтартырга була.

Кибеткә интернет эзләгечтә shop.tatmedia.ru адресы аша керергә була. Әлеге кибет бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен файдалы. Сатып алучыларга товарлар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә почта аша җибәрелә. Шулай ук Казанда Декабристлар урамы, 2 йорт адресында урнашкан пункттан биреп җибәрү мөмкинлеге дә бар.

Ә инде минзәләлеләр өчен иң кулай һәм отышлы юл – “Татмедиа” журналларына “Кырык тартма” аша язылу, “Казан утлары” китапханәсе сериясендә чыккан китаплар да бирегә сатуга куела. “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасына да иң очсыз бәягә “Кырык тартма” аша язылырга мөмкин булуын укучыларыбызның исенә төшерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев