Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөһим мәгълүмат

Воровский бистәсендә эшләүче почта хезмәткәрләре башкаларга үрнәк

Үткән җомгада “ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы хезмәткәрләре район газетасын таратуда актив эшләүче почта бүлекләре коллективлары, аерым почтальоннар белән дуслык элемтәләрен ныгытып йөрде.

2019 елның беренче яртысы йомгаклары буенча уңышлы эшләүчеләр безнең бүләкләргә лаек булды.

Күчмә кубокны 7 елдан соң Воровский бистәсендә почта коллективы яңадан үзләренә кайтарды.

Наҗия Әхмәтҗанова (җитәкче), Татьяна Мясникова, Вера Чумакова (өстәге фото) үткән подписка компанияләрендә дә район газетасын әйбәт яздырып призерлар сафында булдылар.

Наҗия Әхмәтҗанова:

– Без авыл кешеләре белән аңлашып эшлибез. Газетада хәзер район чараларыннан коры отчетлар гына бирелми. Әмма район кешеләре аларның эшләре хакында, сәламәтлек, туклануга кагылышлы файдалы фикерләр, үз хокукларын белеп тору өчен киңәшләр даими чыга. Тарихка күп урын бирелә. Позитив материаллар күп булгач, үзеңне тыныч тоясың. Укучыга технология дә, саннар да бик кирәк түгел. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, төрле өлкәдәге яңалык хакында, аларның кеше тормышын яхшыртуы, матурлыкка омтылып яшәргә омтылыш тудыра. Безнең бистәдәге яңалыкларның еш бирелүе дә авылдашлар өчен кызыклы.

2019 елның беренче яртысында нәтиҗәле хезмәтләре өчен тагын Бикбау, Николаевка, Кадрәк, Наратлы Кичү, Иске Александровка, Әтрәкле, Иркәнәш, Урыс (икенче фотода Гөлфинә Низамова, Гөлүсә Маликова, Ләйсәния Хуҗина), Яңа Маҗын, Дәвек авылларындагы һәм беренче күчмә почта бүлекләре коллективлары билгеләп үтелде. Исегезгә төшерәбез, уңай күрсәткечләргә ирешүче почтальоннарны безнең филиал гына түгел, Татмедиа холдинг җитәкчелеге дә бүләкли. 2019 елның икенче яртысы йом-гаклары буенча да без лаеклыларны бүләкле итәчәкбез.

Гомумән, бүләкләү эшләүчеләргә бер стимул гына. Ә район газетасы һәрбер минзәләленең өендә булсын өчен, гаилә бюджетыннан акчаны, чыгымын планлаштырырга (алты айга да, бер айга да язылырга була) гына кирәк. Без үзебез яшәгән төбәкне яратабыз икән, районның даими традицияләрен тудыручылар сафында булырга омтылабыз икән район газетасына язылырга онытмаска тиешбез. Бүген без газета битләрендә үзебезнең яшәү рәвеше белән танышып барудан тыш, үткән буынның хезмәт  уңышлары белән дә хәбәрдар. Газета битләрендә мәгълүмат белән танышудан тыш, буыннар чылбырын саклап торуга багышланган материаллар даими басылачак. Киләчәктә дә бергә калыйк! Киләчәк буыннар өчен сәхифәләрне бергә языйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев