Әдәбият һам сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гөлназ Талипова - "Матур яшим"
Бөтен дөнья төссез кебек Тик төшмәскә иде җебеп Буяулар белән уйныймчы Тормышымны мин буйымчы: Кызыл булсын мәхәббәтем, кызгылт-сары - җан рәхәте, сары булсын тәхетем, яшел булсын бәхетем. Уңышым - ачык зәңгәр Борчуым булса әгәр - Зәңгәргә манам аны, Ә шәмәхә калганы. Буядым, кәгазем тулды: Салават күпере булды. Кайгырып тормыйм бүтән...
-
"Утыр әле, әни, яннарыма..."
Утыр әле, әни, яннарыма Сөйлә әле ничек хәлләрең? Әни кадерләрен бары Үзең әни булгач беләсең. Сөйлә әле әни мин үскәндә Нинди идем, әни, сөйлә әле. Артык борчу мәшәкатьлар белән Йөдәткәнмен икән күр әле. Ничек кенә түздең икән, җаным Бик шук булганмын икән мин Кеше булдың бит син дә диеп Хәзер...
-
Азат Мәрдәнов - "Икәү яшәүләре күңелле"
Ничек шулай туры килгән диген, Юлларыбыз бергә кисешкән. Син аз гына алдан үтеп китсәң, Йә мин соңга калсам кич эштән, Очрашмаган булыр идек, бәлки, Ят кешеләр кебек һаман да. Йөрер идек халык төркемендә, Дөнья дигән зур бер аланда. Ә мин инде белә идем кебек Бу дөньяда синең барлыкны. Күңелдәге сурәт...
-
Энҗе Усманова - "Күңелемә тимәгез!"
Ялгызлыкны яратканга Бигрәк кыргый димәгез, Мөлдерәмә булып тулган Күңелемә тимәгез! Кыргыйлыкмы? Кайчагында Беркем дә кирәк түгел. Андый чакта уйлый, үлчи, Нәрсәдер эзли күңел. Һәркемгә дә таныштыр ул Яшәүнең мондый чагы. Эзләгәнен күңел табар, Тормыш ямьләнер тагы.
-
Фәнзаман Баттал - "Ә тарих елмаеп күзәтә"
Куабыз дөньяны төрлечә - Тәпиләп, үрмәләп, абынып. Көчсезне рәнҗетеп үтәбез, Көчлегә үтәбез табынып. Берәүгә чалабыз аякны, Егалар барганда безне дә. Ниндидер өметләр җилкетә Тормакчы булабыз тиз генә. Табабыз - аз кебек тоела, Туябыз - күз туймый нигәдер. Алабыз - җитмәстер шикелле, Йөрәкләр талпынып тибәдер. Ә тарих елмаеп күзәтә - Гомерләр...
-
Иң кадерле кешем
Авылым турында суз чыкканда иң беренче итеп бабам турында сөйләмичә булдыра алмыйм. Чөнки ул - минем, әти-әниемнән кала иң кадерле кешем. Чөнки ул - авылның чын мәгънәсендә кендеге. Мөшеге халкы Вахит карттан башка яши алмый. Яшәсә дә ул инде икенче була, төссез, күңелсез яшәү. Бабам авыл өчен генә түгел, ә...
-
Сәхия Федотова - Рәхмәт “Сиңа”
Рәхмәт, нечкә күңелемә Сабырлык биргән өчен. Кылдай нәзек күңелемнең Сафлыгын күргән өчен. Рәхмәт, янып яшәр өчен Дөньяга килүемә. Әкияттәй гүзәллеген Дөньяның күрүемә. Рәхмәт, шөгыль биргәнеңә Тиктормас кулларыма. Илһам чишмәсен ачканга Оч-кырсыз уйларыма. Канатың астында яшимен, Рәхмәтем иксез-чиксез. Сине инкярь итүчеләр Ничек яшидер "Синсез"...
-
Азат Марданов - "Көтәм сине, әти"
Фатыйхасын алып әниемнең Ерак юлга чыгып китәсең. Дога белән шулай озатканда Исән-имин кайтып җитәсең. Көтәм сине, әти, көтәм сине, Сак була күр инде юлларда. Сак була күр инде юлларда шул, Бәхетебез синең кулларда. Тәрәзәдән алмый балаларың Өмет белән тулган күзләрен. Күңелләргә бирә ышанычлар Кайтам дигән рәхәт сүзләрең. Хәерле юл теләп...
-
Ринас Гайфин - "Сакал-мыек кыйссасы" (юмореска)
Сигез җитеп килә, эшкә ашыгам. Кырынасы да бар. Әй, шул көнен дә, төнен дә берөзлексез тырпаеп үсә торган сакал белән мыек дигәнең! Вакыты да ашыктыра, йөрәге: "Тизрәк, тизрәк, соңга каласың!" дип леп-леп тибә... Кырынам. Шадра битемне электробитва белән аска да, өскә дә, уңга да, сулга да кыра бирәм. И-и-и, бу...
-
Нәкирә Лутфрахманова - "Кая чаба машина"
фото: Lori.ru Урам тулы, юллар буе, Бөтен җирдә машина. Борылмадан кинәт кенә Килеп чыга каршыма. Бик ашыгып узышалар Кая чаба машина? Әкренләп барыгызчы, Җитешерсез барсына. Тар юлларда ашыкмагыз, Кара алга, артыңа. Юлда җәяү барганнарның Иминлеге хакына. Шофер егет, тизлегеңне Кимет әле, аз гына. Сине көтеп калганнарның Бәхетләре хакына.
-
Саҗидә Сөләйманова - "Янә килдем Минзәләгә"
Минзәлә юллары такыр, диләр... Такырлыгы чынмы, түгелме - Шул юллары менә ничә еллар Һаман тартып торды күңелне. Минзәләдә ярлар матур, диләр... Ялгыз кеше ансын карасын. Койрык кагып чапкан грузовойда Чаллы белән Минзәлә арасын Кайчандыр бер очып үткән идек, Түмгәкләре саен Бер-беребезгә ныграк сыенып, Юлда җыелып яткан кар суының Биткә чәчрәвенә...
-
Фәрит Миргалимов - "Әнкәм догасы"
Кайтып киләм әле авылыма, Урамнары көтә торгандыр. Онытты дип газиз әнкәемнең Күзләре яшь белән тулгандыр. Менә-менә кайтып керер диеп, Тәрәзәдән күзен алмыйдыр. Кайнар шәңгәләрен мичтән алып Ничәнче кат манчып майлыйдыр. Сизенгәнме минем кайтыр көнне, Самоварын куйган яңартып. Үзем дә бик сагынганмын икән, Ашыгамын, кайтам җан атып. Өйдә тәртип, пөхтә җыештырган,...
-
Гөлсинә Фәсхетдинова - "Айлы кичтә"
Айлы кичтә йөрдек су буенда, Тыңладык без елга агышын. Су өстенә төшкән ай нурында Көмеш дулкыннарның тавышын. Күз алдымда тора, айлы кичтә Озата килгәнең капка төбендә. Шундый назлы, сөю карашыңны Саклыйм әле дә, йөрәк түремдә. Айлы кичтә яратып тыңладык Сандугачның өзелеп сайравын. Таң атканда, талгын искән җилдә Каен яфракларының шаулавын....
-
Борис Христофоровның шигыре
Мин күренекле кеше түгел Тарих битләрендә каласы Урам туфрагында искән Гап-гади бер мәктәп баласы Соң тусам да соңга калмадым мин Һич үпкәм юк тигән өлешкә Кар сулары сугардылар чабаталы аякларны Ач-ялангач яп-яшь килеш тә. Соң тусам да соңга калмадым мин Нужа иртә салды ияреп. Кем уйлаган бездәй сабыйларга Кәлҗәмәле еллар...
-
Рафис Мәүҗиев - "Тынгысыз уйларым"
Йокысыз төннәрем, тынгысыз уйларым Иңемнән тарттылар, урамга чакырып, Йөрибез урамда икебез - уй да мин, Сагышым иярә артымнан ах орып. Йолдызлар күренми: капланган болытлар, Язмышым охшаган караңгы урамга... Давылга ияреп очамын булып кар, Күңелем сусаган давылга, буранга... Йөрәгем пышылдый колакка пошынып: "Чыкма!"- дип кичләрен буранлы урамга, Кайтма дип мең газап...