Әдәбият һам сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алмаз Авзалов - "Кызыма"
Язмыш инде күптән язылгандыр... Минем чәчем инде бәйләнгән. Нәни кызым елмаюын күрү инде зур бәйрәмгә әйләнгән. "Әттә патит кирәк, мутик кирәк! Мин, әтием, сине яратам!" Нинди бәхет ишетеп яшәү һәркөн, Шундый сүзләр газиз балаңнан. Кызчыгымның нәни куллары Муенымны кочып ала да - Мин күкләргә очкан кебек булам, Яшәгән күк башка...
-
Мөхәммәдиева Алия - "Гимназиям – туган мәктәбем"
Һәр ел саен, август башлануга, Минем күңелем нидер юксына. Әллә нәрсә җитми, соңрак аңлыйм: Мәктәбемә йөрәк талпына! Ерактан ук үзенә тартып тора, Белдем инде сагыну сәбәбен. Көз җитүгә янә җыя безне Өр-яңа, зур туган мәктәбем. Иркен, матур сыйныф бүлмәләре, Сыйныфташлар, дуслар янымда! Ак күңелле һәрбер мөгаллимгә Рәхмәт яши минем җанымда!...
-
Ильсур Рахматуллин - "Әниләр бәйрәме"
Бүген әниләр бәйрәме, Котлыйм мин әниемне. Үбеп-кочаклап алам да, Бирәм чәчәк бәйләме. Әнием бәйрәм көнендә Күңел ачсын, ял итсен. Җыештырам өебезне, Зур үскән улым дисен! Ял итсен әнием минем, Булмасын аңа гел эш. Бергәләшеп чәй эчәрбез, Әни пешерсә бәлеш.
-
Нәзилә Ибраһимова - "Әни өйдә булса"
Әни өйдә булса - җанга рәхәт, Әни өйдә булса - күңелле. Кәеф булмаганда, авырганда, Ул күтәрә безнең күңелне. Әни өйдә булса - ашлар тәмле, Әни белән йокы тәмлерәк. Китап укырга да, бәйләргә дә, Рәсем ясарга да ул кирәк. Әни өйдә булса - өйдә җылы, Әни белән гөлләр матуррак. Кемгә ничек:...
-
Бәдриева Әлфия - "Әбием киңәшләре"
Йомшак куллы, ап-ак чәчле, Ул кеше иң сөйкемле! Башка юктыр бу дөньяда Минем әби шикелле. Якты йөзле, матур сүзле Әбиемә сокланам, Күпме җылылык һәм назны Ул үзендә саклаган! Нинди эшкә тотынсам да, Әбиемнән сорашам, Чөнки аның киңәшләре Миңа һәрчак булыша : "Эшләреңне башлаганда Бисмилла әйтеп башла, Үпкәләү һич әйбәт түгел,...
-
Хәниф Гәрәев - "Солдат хаты"
Мин авылдан киттем яз аенда, Озатып калды минем дусларым. Липовцыда хезмәт иттем, Хәзер таптыйм ханка буйларын. Укыталар, эшләтәләр монда Шуңа авыр үтә көннәре. Көндез арып кайтасың да, Противогаз белән йөгереп үтә төннәре. Бу укуда, ханка буйларында, Минем гомерем шулай үтәрме? Яшьлегемнең алма кебек матурлыгы Ханка буйларында бетәрме? Мин хәерче кебек...
-
Нуруллина Гөлназ - "Хезмәт бәхетле итә"
Хезмәт барда - хөрмәт барын Мәкалендә әйткән халык. Балаларын тәрбияли Шул мәкальдән үрнәк алып. Тырыш, сабыр һәм дә үҗәт Була ул хезмәт кешесе. Эштән башка тормышын да Күрми һич анын ишесе. Үрнәк алырлык кешеләр Арабызда бик куп безнең. Минем карт бабам турында Ишеткән дә юктыр сезнең. Һашим атлы булган бабам,...
-
Рәмзия Сибгатуллина - "Әткәм белән әнкәмә!"
Шигыремне багышлыйм мин Әткәм белән газиз әнкәмә! Рәхмәтле мин, чиксез рәхмәтле Җир йөзенә мине биргәнгә! Бәхетле мин бу тормышта Туганнарым исән булганга, Сөенеп яшим мин әле дә, Туган йортта утлар янганга. Рәхмәтле мин бер Ходайга Кавыштырган әткәм-әнкәмне, Тик бирмәгән картлыгында Озын-озак тигез гомерне. Шатланып мин кайтам әле, Туган йортка, туган...
-
Инзилә Муллахметова - "Мәхәббәтле язлар телимен сезгә"
фото: blogspot.com Яз-яз җитә дуслар, күрәсезме? Ишек шакый түргә үтәргә Бәрәкәте белән килсен язлар Килсен яшәү көче өстәргә. Тамчылары җырлап тама әнә, Кыекларда бозлар сөңгесе Кояш нурларыннан җемелдәшә Алтын алкалар бит диярсең. Гөрләвекләр ага урам буйлап Яз килә дип ,йөгерә сөенеп Шул гөрләвекләр кебек гомерләр дә Үтеп китәләр бит йөгереп....
-
Рафис Мингалиев - "Юллар, юллар..."
Юллар, юллар. Борма-борма юллар ... Җаннарыма сагыш саласыз. Кире кайтмас гомер елларыдай, Офыкларга кереп барасыз. Юллар, юллар. Куңел тулы уйлар ... Ашкынасыз кая чамасыз? Качыйм, дисәм, сездән еракларга, Эзләремнән эзләп табасыз. Тукталасы иде, тын каласы, Уткәннәрне искә аласы ... Тик уйларым гына тынгы бирми, Барыр юлым һаман алга әйди: "...
-
Мөслимә Гайниева - "Төшләремә ник кермисең, әнкәй?"
Төшләремә ник кермисең, әнкәй? Белэсеңме, минем көткәнне. Беләсеңме, сине көтеп ятып Сулышларым кысылып беткәнне. Төшләремә ник кермисең,әнкәй? Бәбкәләрең белән бергәләп. Синен юклык үзәкләрне өзә Бәгъремне ала телгәләп. Төшләремә бер кер әле, әнкәй, Сөйләшербез телләр арганчы. Тормыш юлың мәшәкатьле булды Фани дөнья бит ул ялганчы. Кер әле син, әнкәй, төшләремә Камырыңны...
-
Сафия Газизова - "Бирешмә!"
Абынасың, егыласың - Дөнья булгач - бары да була, Тик онытма - өмет булса, Егылгач та торып була. Тураеп бас, алга кара Көчең җыеп атлап кара. Ихтыяр һәм өмет булса, Атлап була, барып була! Ходай биргән язмыш диеп Тезләнеп тә яшәп була. Ләкин синең гомер берәү, Бер талпынып, яшьнәп кара!...
-
Фәрит Миргалимов - "Җаны кебек саклый"
фото: club.foto.ru Кая гына сәфәр кылганда да, Туган җиргә кайтам атлыгып. Оҗмах кебек урыннар да читтә Тоелалар миңа ят булып. Үз илемнең каен урманнарын, Басу-кырын сөям ифрат та. Боргаланып аккан елгаларын Алыштырмыйм Тигр, Ефратка. Искитмәле матур урын сайлап Төпләнгәннәр ерак бабамнар. Туфрагында ниләр генә үсми, Читтә торсын инжир, бананнар. Яз...
-
Шагыйрьнең 110 еллыгына
Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты буларак Минзәлә театры февраль ахырында Балтач районы Карадуган авылының Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил исемендәге музее җитәкчелеге чакыруы буенча шагыйрьнең 110 еллык юбилеена багышлап зур күләмле очрашу кичәсе уздыра. Театрыбыз артистлары Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары, аның турында истәлекләр белән мәктәп укучылары, Балтач районы...
-
Ибраһимова Фәнилә - "Ятим бала"
Әни, диеп өмет белән карый, Якты чырай биргән һәркемгә. Белми шул ул, үзен ятим иткән Ана исемен йөрткән хакында. Авырса да -янда чит кешеләр Үз әнисе юк шул янында. Тәрбияче апа әйбәт, лэкин Бирәлми бит ана назын да. Төне буе керфек какмый чыга Минем әни нинди микән дип, Хыяллана, төшләренә...