Минзәлә районы тарихына бәйле ретро фотосурәтләр бастыруны дәвам итәбез.
(Венера Гильмиева, "Минзәлә-информ")
Әлеге фотография туган якны өйрәнү музее архивыннан. 1948 елда төшерелгән әлеге фотода Минзәлә шәһәрендәге Молотов исемендәге урта мәктәп пионерлары җитәкчеләре Раиса Кузьминична Гаева белән бергә сурәтләнгән. Әгәр дә сездә нинди дә булса мәгълүмат бар икән, фото астында комментарийда языгыз, үз хатирәләрегез белән уртаклашыгыз.
Сездән шулай ук гаилә альбомнарыгыздагы шәһәребез һәм районыбыз тарихын чагылдырган, анда яшәүчеләр сурәтләнгән фотоларны да көтеп калабыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев