Минзәлә районы тарихына бәйле ретро фотосурәтләр бастыруны дәвам итәбез.
(Венера Гильмиева, "Минзәлә-информ")
Бу фотография — Минзәлә шәһәреннән Венера Асанованың шәхси архивыннан. Фото 1968 елның 13 апрелендә төшерелгән. Монда 52 нче һөнәри-техник училищеның 2 нче группа кызлары штукатур эшләре буенча практика вакытында, төзелүче шәһәр мунчасы бинасында төшерелгән (ул 1972 елда эшли башлаган). Бу — училищеның 1967 елда ачылган беренче тупланмасы. Монда Мәлкән, Дружба, Маткавыш, Яңа Айман, Иркәнәш, Әтрәкле, Имәнле, Яту авыллары кызлары. Роза, Кәримә, Венера хәзер Минзәләдә яшиләр һәм быел 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Әгәр дә сез кемне дә булса танысагыз, яки нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, әлеге фото астында комментарийда языгыз. Үзегезнең истәлекләр белән дә уртаклашыгыз.
Сездән шәһәребез һәм районыбыз тарихын чагылдырган, анда яшәүчеләр сурәтләнгән гаилә альбомнарыгыздан фотолар да көтәбез.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев