Минзәлә районы тарихына бәйле ретро фотосурәтләр бастыруны дәвам итәбез.
(Венера Гильмиева, «Минзәлә-информ»)
Менә бу фотода Рафаэль Ханиповның шәхси альбомыннан М.Вахитов исемендәге Минзәлә урта мәктәбенең укытучылары һәм 1959-1962 еллардагы чыгарылыш укучылары төшерелгән. «Укытучыларның берсе — Ханипова Фарида Ханип кызы — минем апам, әтиемнең сеңлесе», — диде ул безгә. Әгәр дә сез кемне дә булса танысагыз, яки нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, әлеге фото астында комментарийда языгыз. Үзегезнең истәлекләр белән дә уртаклашыгыз.
Шулай ук сездән гаилә альбомнарыгыздагы — безнең шәһәр һәм район тарихын, анда яшәүчеләрне чагылдырган фотоларны көтәбез.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев