Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Башбаштаклыкка чик куяр чак җитте

Шәһәребезгә кергән урында “Автозапасчастьлар”кибет алды мәйданын тирәсен дә тәртипкә китерергә вакыт җиткәндер, биредә бу мәйданда читтән килгән фуралар йөк бушаталар, йөкне төйиләр, бу үз чиратында юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра, дип газетага хат килгән иде.

(Дилфас ГАЛИЕВ, "Минзәлә") Әлеге хаттагы  фактны комиссия утырышында  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягофаровка җиткердек. Ул бу турыда менә нәрсәләр сөйләде: 

Биредә генә түгел “Садак” кибете тирәсен дә юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә туры китерәсе бар.  Монда кибет янында юл билгеләре юк, яктырткыч лампочкалар куелмаган. Эшмәкәр белән сөйләшергә кирәк. Шәһәребез читендәге “Татнефть” ягулык салу станциясе тирәсендә дә шундый ук хәлләр. Иске Маҗын авылының үзәгендә юл буена  урнашкан кибетләр тирәсен койма белән әйләндереп алып куясы бар.  

Федераль трассада, ягъни М-7 Волга юлында Калморза, Воровский, Югары Тәкермән, Коноваловка тирәсенә юл буе полосаларын киңәйтү зарури. Коноваловка авылыннан трассага чыга торган яныннан үтүче  юл кырыйларына светофор куйсаң да комачау итмәс. 

Кадрәк авыл җирлегендә бер эшмәкәр юл буена авыл хуҗалыгы җирләренә магазин төзи башлаган. Бу кибет рөхсәтсез төзелгән.  Кадрәк авыл җирлегенең генераль планы буенча бу объектны төзергә тиеш булмаган. Әлеге җирнең кадастр паспорты гына бар. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев уздырган комиссия утырышында шәһәр эчендәге юлларны ямауны 1 июньгә чаклы төгәлләргә кирәк дигән бурыч та куелды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясендә төп игътибар юлларның торышы гына түгел, балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрү хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев