Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Чүп чыгару буенча зарлар бар

«Муравейник» ягъни Муса Җәлил урамы 19 һәм Тукай урамы 7 йортта яшәүче халык начар истән, пычраклыктан, чебен, күсе-тычканнардан зарланып социаль челтәрләргә язганнар. Шулай ук контейнер янында чүп өеменичә көннән бирле аунап ятканын, аны алып китмәүләреннән дә шикаять белдергәннәр.

Әлеге мәсьәлә буенча без «Идарәче компания» җитәкчесе Игорьга мөрәҗәгать иттек. Ул менә нәрсәләр сөйләде:

— 2019 елның 1 гыйнварыннан каты көнкүреш калдыкларын транспортка төяп чыгару , утильләштерү эшләре белән төбәк операторы «Гринта» шөгыльләнә. Алар көн саен контейнер мәйданчыкларыннан чүпне алып китәләр. Алар җитешмәгәндә без, «Идарәче компания», транспорт һәм эшчеләр табып чыгарабыз. Габаритлы калдыкларны чыгару безнең компетенциядә түгел, аларны төбәк ара оператор «Гринта» чыгарырга тиеш. Алар җитешмәгәндә генә район администрациясе безгә зур габаритлы каты көнкүреш калдыкларын безгә чыгарырга йөкли. «Муравейник» янындагы котейнер мәйданчыгы янында зур габаритлы каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен махсус урын юк, шулай булса да кайсыбер шәһәр кешеләре җиңел машиналарына арба тагып әлеге мәйданчык янына алып килеп бушаталар. Аларны без видеокамера ярдәмендә ачыклыйбыз, протокол төзеп штраф салабыз. Монда чүп алып килеп ташлаганны фото яки видеога төшереп безгә җибәрсеннәр. Шушы контейнерларга шәһәр үзәгендәге пекарьня эшчеләре һәм аның җитәкчесе төрле ашлардан әзерләнгән сыекчаларны түгәләр. Алар аны анда түкмәсләр иде дә бит, аларның үзәккә тоташтырылган канализациясе юк. Шушы тирәдә яшәүчеләр аларны фотога яки видеога төшереп җибәрсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев