Минзәлә волонтерлары окоп шәмнәре ясый
Бу шәмнәр солдатлар өчен мөһим, аларга авыр шартларда ризык җылытырга, үзләренә җылынырга һәм әйберләрне киптерергә мөмкинлек бирә.
«Ялкын» яшьләр үзәгендә «Помощь рядом — Ярдәм янәшә» Бөтенроссия акциясе кысаларында эшмәкәр Андрей Касаткин «Игелекле йөрәкләр» ирекле сменасы волонтерлары өчен махсус шырпылар һәм окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Кул астындагы материаллар, мәсәлән, консерва банкалары, гофрокартон һәм чиркәү шәмнәренең калдыклары ярдәмендә мастер-класста катнашучылар блиндаж шәмнәре ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев