Шәһәребезнең мунчасы моннан бер ай элек ремонтка ябылган иде. Мунчаның ремонты кайчан төгәлләнәчәк? Мәдинә Фарвазовна Сәхәбиева(Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы ветераны).
Әлеге сорауга шәһәр мунчасы директоры Раиф Хамитов җавап бирде:
Шәһәр мунчасы моннан 4 ел элек капиталь төзекләндерелгән иде. Капиталь төзекләндерүне Алексей Ишеряков җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы башкарды. Төзелеш оешмасы безнең мунчага 5 ел гарантия биргән иде. Пар бүлмәсендәге стенадагы такталар кубып төштеләр, хәзер алар урынына кафельләр ябыштырабыз. Ирләр ягындагы пар бүлмәсе эшләнеп бетте, хәзер хатын-кызлар ягындагы пар бүлмәсенең стеналарынакафельләр ябыштырабыз. Тиздән, ягъни 17 нче сентябрь көнне мунча эшли башлаячак.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев