Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Минзәлә районында эшмәкәр сөтне нигә түбән бәядән җыюын аңлата

Районыбызда өч сөт җыючы эшмәкәр халыктан җыелган сөткә бер литрына нибары 18 сум белән исәп-хисап ясый.

("Минзәлә-информ", Дилфас Галиев) Менә алар: Флера Авзалетдинова, Айрат Ахметзянов, Зөлфирә Харисова үз авылларыннан җыйган сөткә бер литр сөт өчен уртача 18 сумнан түләделәр. Мисал өчен генә бер сан китерү дә җитәдер: Кадрәк җирлегендә сөт җыючы эшмәкәр  уртача бер литр сөт өчен 20 сум белән түли.

Сөт җыючы эшмәкәр Айрат Ахметзянов белән телефон аша аралаштык. Ул менә нәрсәләр сөйләде:

-Мин үзем Коноваловка, Тупач, Урыс, Гөлек һәм башка авыл халкыннан сөт җыямын. Авылларда савым сыерлары кимү сәбәпле сөт бик аз.  Авыллардан сөтне тамчылап җыйгандай килеп чыга. Авыл халкының тапшырган сөте дә сыйфатлы түгел. Халыктан җыелган сөтнең майлылыгы 3,6 проценттан, аксымы 3,3 проценттан ким булмаска тиеш. Шул очракта гына авыл халкыннан җыйган сөткә бәя артачак.  Кайбер көнне тапшырган сөттә антибиотик чыга, бәяне сөт эшкәртүче куя. Менә мин үзем сөтне 20 сум 50 тиенгә тапшырам.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев