Су проблемасы хәл ителерме?
Минзәлә шәһәре Тукай урамы 100-102 һәм башка 6 йортта яшәүчеләрне борчыган мәсьәлә дә хәл ителер, дигән теләктә калыйк.
Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»
Әлеге урам халкы район властьларына социаль челтәрләр аша бик җитди проблема белән мөрәҗәгать иткән: бу йортларда су юк.
Әлеге мәсьәлә буенча без шушы тирәдә яшәүчеләр белән очраштык. Менә алар нәрсәләр сөйләделәр:
— Безнең урамда су белән тәэмин итү өчен тимер торба әллә кайчан сузылган. Узган ел Тукай урамы 100 нче йорт янындагы йорттан су бәреп чыкты һәм йортны су баса башлагач «Водоканал» оешмасы хезмәткәрләре торбага чөй кагып ямап киткәннәр иде.. Быел, ягъни бер ел узгач шул тирәдән тагы су ага башлады һәм биредә суны аерып куйганнар.
«Өлкән кешеләр һәм балалары булган гаиләләр яши торган берничә йортта су юк. Безнең проблеманы хәл итәргә ярдәм итегез, һава температурасы да югары.Мондый челләдә сусыз тагы күпме җәфаланырга безгә?», — диделәр биредә яшәүчеләр.
Алар сүзләренчә, «Водоканал» ның вәкилләре экскаватор иртәгә, ягъни 18нче июль көнне була, дигәннәр һәм шул тишелгән җирдән торбаны ямап куярга вәгъдә биргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев