2 мартта Минзәләдә бәйрәм ярминкәсе булачак
Көн темасы

2 мартта Минзәләдә бәйрәм ярминкәсе булачак

Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек һәм башкасын тәкъдим итәчәк.

2 мартта, сәгать иртәнге 8 дән шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм сәүдәсе була. Ярминкәдә ит, сөт, балык, бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла.

Бәйрәм табынының муллыгы турында хәстәрлек күрергә онытмагыз, дуслар! Ярминкәгә үзегезгә кирәкле булган товарлар, авыл хуҗалыгы продукцияләре-катнаш азык, бодай, арпа, солы һәм башкасы булачак. Әгәр дә сез бәйрәм ярминкәсендә үзегезнең товарларыгызны, азык-төлекне сатарга телисез икән 2-33-26 телефоны аша ярминкәне оештыручы зат белән элемтәгә керә аласыз.

Теләге булган һәркем катнаша ала. Ярминкәдә үзегез теләгән ризык, продуктларны күрергә теләсәгез заявкаларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә 2-33-28 телефоны аша бирергә була.


Нет комментариев