Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Айдар Салахов минзәләлеләрне Россия көне белән котлый

Хөрмәтле Минзәлә халкы һәм район кунаклары!


12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Россия көнен билгеләп үтәбез.
Бу көнне без Ватаныбызны - бөек меңьеллык язмышы һәм уникаль мирасы булган илне, бер тигез хокуклы гаиләгә күп кенә халыклар һәм мәдәниятләрне берләштергән илебезне хөрмәтлибез.
Бүген, илебез тарихында иң яңа чорда торгызылу юлында чираттагы чорны билгеләп үткәндә, без көчле һәм ирекле Россия турында уйлыйбыз. Бары тик бергә генә, аның үсеше һәм чәчәк атуы хакына көчебезне берләштереп, без чын-чынлап нәтиҗәле эшли, иҗат итә, төзи алабыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күтәренке кәеф һәм игелекле эшләрегездә уңышлар телим!

 

Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Салахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев