Минзәләдә яшьләр бар әле, һәм алар сайлауда катнашалар
Көн темасы

Минзәләдә яшьләр бар әле, һәм алар сайлауда катнашалар

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау марафонының соңгы көнендә — 20 сентябрьдә авыллардагы сайлаучылар арасында яшьләрнең саны белән кызыксындык.

Иң зур күрсәткеч Юртау авылында булып чыкты. Һәр авылдагы сайлау участогына алар актив килә икән. Татарстанда бу сәгатькә сайлауда катнашучылар саны 68 проценттан артып китте. Минзәлә сайлаучылары тагын да активрак.

Исегезгә төшерәбез, бүген сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр эшли. Яшьләр кичке якта аеруча актив була..


Нет комментариев