Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Айсылу Гардисламова «Бөек рухлы хатын-кыз» конкурсында уңышка иреште

Конкурста катнашырга мөмкинлек тудырган тормыш иптәше Дилшатка, әнисе Гүзәл Шәймәрдановага, якыннарына рәхмәтле ул.


 

 
 
23 апрельдә Яр Чаллыда «Женщина великого духа» («Бөек рухлы хатын-кыз») конкурсы үтте. Әлеге конкурста махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче аналар катнаштылар. 
 
19 финалист арасында якташыбыз Айсылу Әнәс кызы Гардисламова да бар иде. Ул тумышы белән Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылыннан, бала һәм үсмер чагы Яңа Иркәнәш авылында үтте. Бүгенге көндә Мөслимдә яши, ире белән сәламәтлек үзенчәлекләре булган бала тәрбияли. Әлеге конкурста ул таныш психолог киңәше буенча катнаша. Башта бераз каушау булуын, әмма катнашучылар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөргәнгә, уңышлы чыгыш ясавын һәм бары тик уңай хис-кичерешләр туплавын билгеләп үтә ул. 
 
Конкурста уңышлы чыгыш ясап, Айсылу «Мисс Нежность» («Мисс Назлылык») исеменә лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев