Бүгенге көндә районда барлыгы 3076 тоннадан артык тәэсир итү көчендә ашлама тупланган һәм бер гектарга исәпләгәндә тәэсир итү көчендә 42,5 килограмм ашлама туры килә. Узган елда шушы чорда бу күрсәткеч 40,2 килограмм булган.
Ашлама бүгенге көндә иң күп күләмдә бер гектарга исәпләгәндә “Әнәк агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә (105), “Калморза” ҖЧҖдә(92), “Мензелинские зори” агрофирмасында(75) килограмм тупланган. Ә иң азы “Органик групп-Чулман” ҖЧҖдә, монда бер гектарга исәпләгәндә 14 килограмм һәм “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ дә (15) килограмм минераль ашлама тупланган. Монда “Август-Мөслим” агрофирмасы кулына күчү процессы да бара. Крестьян-фермер хуҗалыкларында ашлама туплау буенча эшләр бик акрын бара, шул ук вакытта язгы чәчүгә дә бер айлап вакыт кына калды бит. Кайбер фермерлар ашлыкның үзкыйммәте бик югары була дип үз акчаларына ашлама алырга җыенмыйлар, хөкүмәт субсидиясен көтеп яталар. Субсидия алырга күрсәткечләре түбән, менә шундый түгәрәк!
Нет комментариев