Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ашлык хакы мең тәңкә,тик менә ягулык бәясе генә тешли

Уҗым культуралары уңышы ярыйсы, ә менә сабан бодае, арпа уңышы әллә ни сөендермәячәк-ди “Калморза” хуҗалыгы баш агрономы, ТРсының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Радик Мухаметов.

Быел “Калморза” хуҗалыгында 6383 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар үстерелде. Бүген безнең мөһим бурыч-үстерелгәнне тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар,- ди ул.

Җәйнең коры килүе игенчелек һәм терлекчелек тармагына тоемлы зыян салды.  Бер атна эчендә 1321 гектарлы игеннәр суктырылган һәм гектар төшеме уртача 23,7 центнер тәшкил иткән.   Быелгы өчен бу начар түгел.

Калморза хуҗалыгы  элек-электән үк уңган игенчеләре белән дан тота. Комбайнчыларда тәҗрибәле.  

    Көзге чәчү өчен көзге бодай-600,  сатар өчен 1300 тонна бодай складларга салынып куелган  Гомумән басу-ындыр табагы- хуҗалык амбарлары  “чылбырында” барлык эшләр төгәл,көйле бара.  Хуҗалыкта эш комплекслы оештырылган-бер үк вакытта салам җыелып төргәкләргә төрелә, җир эшкәртелә. Саламны төргәкләргә төрүдә ХТХ-215 тракторында Динар Ахмадиев, Павел Журавлев  “Класс” пресс агрегаты белән көнгә 200-300 төргәк саламны преслыйлар.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев