Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл җирлекләрендә шәхси тракторларга техник карау үткәрелә

Беренче графа-авыл җирлекләре исеме, икенче- аларда булган тракторлар саны, өченче- техник карау көне.

Әтрәкле         26        13 апрель

Иркәнәш        34        14 апрель

Аю      35        18 апрель

Наратлы Кичү          25        20 апрель

Яңа Маҗын   23        21 апрель

Тауасты Байлар        50        25 апрель

Яңа Мәлкән   17        27 апрель

Иске Маҗын 13        28 апрель

Кадрәк           23        4 май

Юшады          6          5 май

Югары Тәкермән      28        11 май

Хуҗамәт        32        12 май

Коноваловка 42        16 май

Юртау            4         1 июнь

Воровский     5          1 июнь

Урыс   31        2 июнь

Николаевка   29        6 июнь

Иске Матвеевка        28        8 июнь

Бикбау           36        9 июнь

Минзәлә шәһәрендә 104 трактор бар. Шәһәрдә техник  карау 2022 елның 10 гыйнварыннан алып ел азагына чаклы, ягъни 30 декабрьгә кадәр.

Район буенча 591 трактор исәптә тора, бу 2020 ел белән чагыштырганда 34тракторга кимрәк.  Авыл җирлекләрендә барысы 487 берәмлек трактор исәптә тора.

Тракторларга техник карауны Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Минзәлә районы буенча бүлек начальнигы Ринат Гильманов үткәрә.

Тракторларны техник карау барышында беренче игътибар документларның тәртиптә булуына юнәлтелә, руль, тормоз, ут системалары ныклап тикшерелә. Шулай ук янгын сүндергеч җайланмасы, аптечка булуы да зарури. 

Юртау,Урыс, Николаевка,  Иске Матвеевка җирлегендә техник карау 8 сәгатьтән 10га кадәр, Воровский җирлегендә 10 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр ,  ә калган авыл җирлекләрендә иртәнге 8 сәгатьтән көндезге 12 сәгатькә кадәр уздырыла.  Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Минзәлә районы буенча бүлеге граҗданнарны почта бинасының беренче катында кабул итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев