Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы техникумы студенты беренче тапкыр тавыш бирде

Родион Жирнов - Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты, ул гомерендә беренче тапкыр сайлауларда катнашты.

(Минзәлә, 12 август, “Мензеля-информ", Чулпан Шафикова). 18 яшьлек Родион Жирнов-авыл хуҗалыгы техникумы студенты. Ул «Сәнәгать һәм граждан биналарының электр җиһазларын монтажлау, көйләү һәм эксплуатацияләү» белгечлегендә укый. Егет беренче тапкыр тавышны да нәкъ менә үз уку йортында бирде (1976нчы сайлау участогы).

«Мин балигълыкка ирештем, шуңа да үз республикам Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауларда катнашу мөмкинлегенә ия. Почта аша сайлауларга килергә чакыруны алганда, үземне горур һәм бәхетле тойдым. Актив гражданлык позицияне ник күрсәтергә һәм мондый тавыш бирүдә ни өчен катнашырга кирәк соң? Минем өчен җавап гади – республика тормышында катнашырга кирәк. Тавыш бирергә кирәк дип саныйм, чөнки бу безнең республика, һәм ул безнең кулда гына.»

Авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фаттахова Родионны сайлауларда беренче тапкыр катнашуы белән котлады һәм аңа сувенирлар (истәлекле магнит һәм блокнот) тапшырды:
"Син беренче тапкыр сайлауларга килдең. Без сине чын күңелдән котлыйбыз! Бу сувенирлар тормышыңда беренче тавыш бирүеңне хәтерләтсен, ә блокнотта бары тик яхшы уй-хатирәләреңне генә яз!»

1976нчы сайлау участогында моңа кадәр әле бер тапкыр да тавыш бирмәгән 4 кеше исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев