Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю мәктәбе укучылары табигатьне саклауга өлеш кертәләр

Аю гомумбелем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфы укучылары(барысы 9 бала) “Батареялар җыеп табигатьне саклыйбыз” дигән исем астында иске, кулланылышта булган батареялар җыю акциясе үтте.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Мәктәп балалары туган ягыбыз табигатенең гүзәллеге матур булсын өчен үзләреннән өлеш кертеп 7 килограммнан артык батареялар җыйдылар. Алар батареяларны 1 сентябрьдән җыя башлаганнар, тагы уку елы азагына тиклем  7 килограммнан артык батареялар җыярга исәпләре. Кулланылышта булган батареяларны  Алия Борханова, Денис Борханов,  Эльвина Фаррахова,  Камилә Фаррахова күп итеп алып килгәннәр. Борхановларның бабалары Сабирҗан да оныкларына батарея җыярга булышкан. Балаларны бу эшкә дәртләндерүче укытучылар: Диләрә Насыйрова һәм Гөлнур Мухаметханова.

Мәктәп укучылары табигатьне саклау максатыннан шактый эшләр башкаралар,  кулланышта булган батареялар җыю белән беррәттән макулатура да тапшыралар. Кулланылышта булган батареялар җыюда Аю гомумбелем бирү мәктәбе коллективы һәм әти-әниләр бик теләп катнашалар. Алар һәр уку елында ике тапкыр шундый чара оештыралар. Кәгазьнең кадерен беләләр, шуңа әрәм-шәрәм итмиләр. Шулай итеп тирә-як мохитне чистартуга да өлеш кертәләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев