Районыбыз хуҗалыкларында сабан бодае 15100 гектарда җир куенына иңдерелде.
Барысы 31425 гектар сабан культуралары чәчелде. Техник культуралардан рапс 2100 гектарда чәчелде. Шулай ук берьеллык үләннәр 300 гектарда җир куенына иңдерелде. “Әнәк” агрофирмасы 531 гектар шикәр чөгендере чәчте, “Туган як” агрофирмасы игенчеләре 923 гектарда көнбагыш, чәчтеләр, шулай ук Мөслим –Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе игенчеләре дә 576 гектарда көнбагышны җир куены иңдерделәр. “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре 4501 гектар шикәр чөгендере чәчеп куйдылар, бу агрофирма игенчеләре арпа, сабан бодае чәчүне дә төгәлләделәр. “Дәүләтов” КФХсы 80 гектарга якын яшелчәләр чәчте, 70 гектардан артык бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртә башладылар. Барысы үсемлекләр тишелеп чыкканчы-5200, тишелеп чыккач 2600 гектарда тырмаланды. Бу-җирдәге дымны саклау өчен бик мөһим. Чүп үләннәре тиз арада үсеп чыга, шул ук вакытта яшь шытымнарга зыян салучы бөҗәкләрдә күренә башлады.
Нет комментариев