Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәмлектә — көч

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм 2005 елда үткәрелә башлады. Нәкъ менә шул көнне 1612 елда земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Полякларны Кремльдән куып чыгару белән Россиядә озак вакыт дәвам иткән Фетнәле вакыт тәмамлана. Ә бу бәйрәм минзәләлеләр өчен нәрсәне аңлата?

Адиба Саидова (таҗик милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе): 

— Халыклар бердәмлеге көне минем һәм гаиләм өчен бик тә мөһим, якты һәм игелекле бәйрәм. Ул безгә Россиянең төрле милләт вәкилләре гармониядә һәм үзара хөрмәт белән яши һәм эшли торган ил булуын күрсәтә. Бәйрәм безгә һәрберебездә булган милли рухның һәм көчнең мөһимлеген искә төшерә. Мин Минзәләдә 2011 елдан бирле яшим. Миңа шәһәребез ошый. Кечкенә булса да, ул бик матур һәм бай тарихка ия. Монда кешеләр дус һәм тату яшиләр. Минемчә, һәр кеше үзе һәм киләчәк буыннар өчен яхшырак мохит булдыру өчен яшәгән урынын яратырга һәм кайгыртырга тиеш. Мин инде тугызынчы ел «Шатлык» 11нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияче булып эшлим. Безнең коллектив зур һәм тату. Барысы да бер-берсенә һәм башка милләт кешеләренә хөрмәт һәм аңлау белән карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев