Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бердәмлектә - көч

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм 2005 елда үткәрелә башлады. Нәкъ менә шул көнне 1612 елда земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Полякларны Кремльдән куып чыгару белән Россиядә озак вакыт дәвам иткән Фетнәле вакыт тәмамлана. Ә бу бәйрәм минзәләлеләр өчен нәрсәне аңлата?

Реклама

Эльмира Шатунова (чуаш милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе):

— Бу бәйрәм төрле яшьтәге, милләт һәм дин кешеләрен уртак идея — Ватаныбызны саклау һәм алга таба үстерү тирәсендә берләштерә .Каран-Азик авылында мин кияүгә чыкканнан бирле 30 елдан артык яшим. Авыл клубы мөдире булып эшлим. Авылыбызда чуашлар, татарлар, руслар, азәрбайҗаннарның үзара дус һәм тату яшәве сөендерә. Өмәгә чыгумы, башка чарада катнашумы, без барлык эшләрне бергә башкарабыз. Минемчә, Халыклар бердәмлеге көне — бер-беребезгә ярдәм итеп яшәүнең мөһимлеге турында уйланыр өчен яхшы сәбәп. Бу көнне без ихтирам белән ата-бабаларыбызны да искә алабыз. Илебез бәйсезлеге өчен гомерләрен кызганмаган кешеләрне безнең хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев