Шәһәрнең 1972 санлы Дорожный сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелде.Сайлаучылар килеп-китеп тора. Монда барысы 672 сайлаучы теркәлгән.
Флүсә Авзалова:
–Мул тормышта яшәвебезгә сөенеп туя алмыйм. Шәһәребездә тормыш көннән-көн яхшыра, юллар салына, йортлар капиталь төзекләндерелә. Илебездә тынычлык булсын, пенсия биреп торалар, яшәү өчен тагын ни кирәк тагын? Шуның өчен мин сайлау участогына килеп, Татарстан Президентын һәм үзебезнең муниципаль органнарга да депутатны сайладым
Наталья Гарипова:
–Сайлауларда катнашмый калганым юк. Бүген дә мин сайлау участогына килеп, үземнең гражданлык бурычымны үтәдем. Киләчәктә балалар, оныклар хөрмәткә лаек булып яшәсеннәр өчен тавышымны бирдем. Шәһәребез көннән-көн үзгәрә:балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары, юллар , парклар төзекләндерелә.
Рәзилә Хисамова:
-Мин үзем сайлауда һәрвакыт катнашамын. Сайлауга барып киләчәк өчен лаеклы кандидатка тавышымны бирдем. Яхшыга өметләнергә кирәк, шул ук вакытта тормышыбызда алга китәр.
Участок сайлау комиссиясе тарафыннан халыкка җитәрлек күләмдә мәгълүмат таратылган. Шул ук вакытта физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарның сайлауда катнашуына да җитәрлек игътибар бирелгән. Сайлаучылардан гаризалар булса өйләренә дә барып сайлатачаклар. Сайлау участогында пандемиягә каршы чаралар кулланыла, һәр өч сәгать саен махсус аппарат белән дезинфекциялиләр.
Нет комментариев