Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без тавышыбызны өйдә бирдек

1984 нче Үзәк участок сайлау комиссиясе тарафыннан халыкка җитәрлек күләмдә мәгълүмат таратылган.

Шул ук вакытта физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарның сайлауда катнашуына да җитәрлек игътибар бирелә. Сайлау комиссиясе әгъзалары Люксембург урамы 102 йортның 16нчы фатирында яшәүче Фәнисә Шәйхетдинова, шул ук йортның 31нче фатирында гомер итүче балачактан инвалид Эльмира Алькинаның фатирларында сайлаттылар. Өйдә сайлаучылар бюльленне алып, үз кандидатларына  тамга куеп тавыш бирделәр. Бу участок сайлау комиссиясе әгъзалары шәһәребезнең Свердлов урамы 6 йортта яшәүче Миңнехалисә Ахметханова, Ленин урамы  73 йортның 17 фатирында  яшәүче  Роза Сысоеваны  да сайлаттылар.   Өйләрендә сайлаткан кешеләрне Россия коммунистлар партиясе күзәтүче Рәсимә Галиева да карап, күзәтеп йөрде.   

Миңнехалисә Ахметханова:

-Дөньялар имин булсын, мул тормышта яшибез. Шәһәребездә җәяүлеләр өчен тротуарлар салына, парк, скверлар төзекләндерелә. Бездә бар яклап та тотрыклылык булу киләчәккә өмет уята. Аллага шөкер мәчетебез, чиркәүләребез эшли, дин тотучыларга да бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Барысы да тормышыбыз уңайлы булсын өчен эшләнә. Пенсияне айныкын-айга китереп бирәләр, безгә тагын ни кирәк!  

Бу участокта сайлаучыларның 60 проценттан артыгы әлеге сәгатькә үз тавышларын бирделәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев