Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бикбауда узара салым акчасына ниләр эшләнә

Бу җирлектә узара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә.

Узара салым кысаларында , һәр кешедән җыела торган акчаның күләме төрле авылда төрлечә булды.  Әйтик Куян авылында-2500, Ахматовкада-1500, Бикбауда 500әр сум җыйдылар. Җирлектә барысы 332 мең сум акча җыелган. Шул җыелган акчага республика бюдҗетыннан бирелгән акчаны да кушкач 1 млн.660 мең сум акча җыелган.

 Узара салым программасын гамәлгә ашыру кысаларында Куян авылының Советская урамына 400 метр озынлыкта комлы вак таш түшәлгән. Ахматовка авылында авыл коесы капиталь төзекләндерелеп, аның янына чатыр(беседка) ясалып куелган. Хәзер авыл кешеләре шул коедан рәхәтләнеп су эчәләр. Ахматовка авылы урамнарындагы картайган агачларны Минзәләнең “Чиста шәһәр” эшчеләре кисәчәк. Бикбау авылында ике тыкрыкка су челтәре линиясе сузылды. Авылның ял паркына керү өлешендә арка ясалган. Шулай ук бу паркта утырып ял итү өчен скамейкалар ясалган, планшетлар куелган. Авыл зираты өчен чүп контейнеры ясатылган һәм тиздән аны алып кайтып урнаштырачаклар.

Реклама

Башка авыл җирлекләрендә узара салым акчасына  нинди эшләр башкарылганы  турында Минзәлә гәҗитеннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев