Битлек кияргә онытмыйк
Көн темасы

Битлек кияргә онытмыйк

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча район мобиль группасы, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, сәүдә нокталарында, кафеларда, җәмәгать транспортында рейдлар үткәрүне дәвам итә.

(Минзәлә, 13 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Көзен сезонлы вируслы чирләр арткан чорда, СОVID-19 коронавирусы таралуга юл куймас өчен җәмәгать урыннарында битлек кию таләбе катгыйланды.
Район җитәкчеләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев та шушы хакта искәртте.
–Вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча профилактика чаралары үткәрү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Болар барысы да халыкның сәламәтлеге-иминлеге өчен башкарылы. Битлек режимының үтәлешен тикшерү буенча районда рейдлар үткәрүне дәвам итәргә кирәк. Белгечләр битлек кияргә, социаль дистанция сакларга кирәклеген әйтә икән, бу таләпләрне үтәргә кирәк, – диде ул.
ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада (6 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр) мобиль группа белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән рейд барышында 45 кешенең битлек кию режимын бозуы ачыкланган: 4 пассажир, 3 автобус йөртүче, 1 вазифаи зат, 37се сәүдә объектларында.. Аларга карата протоколлар төзелгән. 8 эш судка җибәрелгән.
Безнең өстәмә
Оператив штаб мәгълүматларына караганда, Татарстанда коронавирусның 34 яңа очрагы теркәлгән: 1се – читтән кертелгән, 33е – авыручылар белән контакттан. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана. 13 октябрьгә Татарстанда 7618 COVID-19 очрагы теркәлгән. Барлыгы 6421 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 40ы –узган тәүлектә. Тәүлек эчендә Казанда әлеге авыруның 20 очрагы теркәлгән, Чаллыда һәм Югары Ослан районында-4әр, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Буа, Биектау, Питрәч районнарында-бер очрак.


Нет комментариев