Бөтенроссия өмәсе көнендә Минзәләдә яшәүче ханым хастаханә паркында тәртип урнаштырды
Көн темасы

Бөтенроссия өмәсе көнендә Минзәләдә яшәүче ханым хастаханә паркында тәртип урнаштырды

Быел чүп-чар азрак булган



(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәләдә яшәүче Нина Жаркова , күп еллык традицияне дәвам итеп, хастаханә паркында тәртипкә китерде.
- 24 апрель. Хастаханә паркы. Явып торган вак яңгыр да комачауламады. Ике тапкыр җыештыруда 70 пакет җыелды, бу узган елга караганда 5 тапкыр кимрәк һәм шул кадәр тизрәк, - дип хәбәр итә ул.
Исегезгә төшерәбез, 24 апрельдә Бөтенроссия өмәсе үткәрелде. "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Минзәлә-информ" хезмәткәрләре дә редакция янәшәсендәге территорияне тәртипкә китерделәр.


Нет комментариев