Актаныш авылында авыл шахматчылары арасында Н.И. Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган XVI Ачык Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
«Минзәлә — шахмат территориясе» шахмат клубында тәрбияләнүче Даниил Чуркин үз яшь категориясендә 2 урынны яулады. Ул мөмкин булган 9 очкодан 7 не җыйды.
Иң көчлеләр исеме өчен Республиканың 9 районыннан 171 шахматчы көрәште. Турнирда Минзәлә районыннан 24 спортчы — 20 малай һәм 4 кыз катнашты.
Нет комментариев