Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла.
Районыбызда 1000, 1500 тонна ашлык суктырган комбайнчыларыбызга премияләр тапшырылды. Ул бүләкләргә “Органик групп-Чулман” ҖЧҖдән “Дон-1500” комбайнчылары:Венера Бикмухаметова,Хәйдәр Гарипов, Линар Губаев, “Акрос-530” комбайнчысы Илдар Низамов, “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖдән “Лексион-540” комбайнерлары:Наил Ибраһимов, Рифнур Кәбиров, Леонид Кудрявцев, Альвир Даутов, “Дон-1500” комбайнында эшләүче Фәрит Гыймазетдинов, “Акрос-530” комбайнчылары: Рәвис Сабиров, Альберт Сафин, Ильнур Абзаловка район башлыгы Айдар Салахов 5әр мең сум күләмендә премия һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу премияләрне тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, аның урынбасары Илгиз Ханов, “Органик груп”ҖЧҖ җитәкчесе Илдар Гимадиев та катнашты.
-Сез-чын хезмәт кешеләре, уракта геройлар,-диде район башлыгы, аларның кулларын кысып. Шундый бердәм булып, көч туплап, ашлыкны вакытында, ягъни шушы ике-өч көн эчендә җыеп алып бетерүгезгә ышанамын.
“Органик групп-Чулман” ҖЧҖкомбайнчысы Венера Бикмухаметова:
-Уракта вакытның бер генә минутында әрәм итмичә эшлибез, уңыш күңелләрне сөендерә. Комбайн ватылмыйча эшләп торса, эш тә яхшы бара. Мин үзем 12 мең центнердан артык бөртек суктырдым. Әле менә премиясендә биреп торалар. Премия биргәч эшләве дә күңелле.
Район башлыгы премиясеннән тыш “Органик групп”ка караган хуҗалыкларның комбайнчыларына, шоферларына ярты миллиога якын премия бирелә, аның яртысы инде бирелгән булган, калганын иртәгә яки алдагы көннәрдә өләшәчәкләр.
Сан. Районыбызда бу премияне үткән атналарда 20 кеше алган булса, бүген район башлыгы премиясен 12 кеше алды. Тагы тиздән шушы көннәрдә район башлыгы премиясен 9 кеше алачак.
Нет комментариев