Финишка якынлашабыз
Көн темасы

Финишка якынлашабыз

Бөртеклеләрдән барысы 83 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Бер гектардан уртача уңыш 18 центнер.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Шунысы куандыра: районыбыз тулай җыем буенча ресбуликада 7 урынны били, ә  гектар уңышы буенча да республикада җиденче урында бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 46062 гектарда игеннәр җыеп алынды. 

Район буенча көзге бодайның бер гектардан уңышы 15,8 ц тәшкил итте,  арыш -18,9 ц, арпа-17,9 ц, солы-12 ц, сабан бодае-19 ц, борчак-15 уңыш бирде. 

Район буенча  барысы 3033 гектар бөртеклеләр һәм шуның эченнән 2643 гектар сабан бодаен, 130 гектар карабодай, 530 гектарда бөртек өчен кукуруз һәм техник культуралардан 5651 гектарда рапсны суктырасы калды.  “Август”-Минзәлә ОСПсы рапсны суктыра башлады.

Район буенча 5048 тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар. Саламнары җыеп алынган басулар эшкәртелә. 14958 гектар басулар эшкәртелде(шуның 7630 гектары тирәнтен)  инде. Җир эшкәртүдә 20 агрегат эшли, көнгә 600 гектарга якын җир эшкәртелә


Нет комментариев