Якташыбыз, Татарстан Язучылар Союзы әгъзасы Фәнзаман Батталның бакыйлыкка күчүенә ике елдан артык вакыт үтте. Аның иҗаты калды. Ул сатира остасы иде. Ә без газетабызда аның исеме белән "Авылым мәзәкләре" дигән рубрика ачарга, конкурс үткәрергә булдык. Бу идеяны Юрий Гарнышев тәкъдим итте. Ул Фәнзаман Баттал белән бик күп еллар аралашты, аның...
Якташыбыз, Татарстан Язучылар Союзы әгъзасы Фәнзаман Батталның бакыйлыкка күчүенә ике елдан артык вакыт үтте.
Аның иҗаты калды. Ул сатира остасы иде. Ә без газетабызда аның исеме белән "Авылым мәзәкләре" дигән рубрика ачарга, конкурс үткәрергә булдык. Бу идеяны Юрий Гарнышев тәкъдим итте. Ул Фәнзаман Баттал белән бик күп еллар аралашты, аның тәэсирендә үз авылдашлары хакында мәзәкләр дә язды. Безнең конкурс төбәкара булачак. Конкурсның шартлары Актаныш, Мөслим, Тукай, Сарман районнарына да җибәреләчәк. Чөнки бу районнарда яшәүчеләр гомер-гомергә бер-берсе белән аралашып яшәгән, элегрәк берләшкән дә булганнар. Әйбәт дип тапканнары район газетасы битләрендә басылачак. Иң яхшыларын җыентыкка туплап чыгарырга исәп.
Конкурсның призлар фонды да булачак. Иганәчесе - Юрий Гарнышев.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев