«Заиковский» да совка көнбагышка зыян салган, «Калморза» да бозаулар өчен торак төзиләр
Көн темасы

«Заиковский» да совка көнбагышка зыян салган, «Калморза» да бозаулар өчен торак төзиләр

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков белән берлектә хуҗалыклар, авыл җирлекләре эшчәнлеге белән танышты.

Беренче нокта — Яңа Айман авылы янында булды. Биредә Айдар Салахов «Заиковский», «Әнәк» хуҗалыгы җитәкчелеге, Иркәнәш, Әтрәкле авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Биредәге басуда «Заиковский» хуҗалыгы 200 гектарда көнбагыш чәчкән булган һәм көтелмәгән табигый «сюрприз» белән очрашкан: басудагы культураны совка баскан. Хәзер десикация (махсус химик препаратлар — десикантлар ярдәмендә үсемлек тукымаларын ясалма сусызландыру) башкару һәм көнбагышны суктырып алу зарур.

Совкалар (ночницалар; татарча — ябалакчык, төнге күбәләк) — күбәләкләрнең бер гаиләлеге. Аларның кортлары авыл хуҗалыгы, бакча культуралары өчен зыянлы булып торалар

Совка көнбагышта

«Калморза» хуҗалыгында район башлыгы терлечелек фермасы һәм ындыр табагы эшчәнлеге белән танышты. Биредә 4-7 айлык бозаулар асрау өчен яңа корпус төзелеше бара. Октябрьгә эшләрне төгәлләп, сафка кертеп җибәрергә исәпләре.Шулай ук Айдар Салахов «Мензелинские зори», «Август-Минзәлә» хуҗалыклары эшчәнлекләре белән дә танышты.

Җирлек башлыклары белән әңгәмәдә Айдар Салахов авылларның төзеклеге, мал санын саклап калу һәм дөрес итеп исәптә тоту мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Әлбәттә инде, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның гаиләләре игътибар үзәгендә булып, аларга кулдан килгәнчә һәръяклап ярдәм күрсәтелергә тиешлеге искәртелде.

Район башлыгы авыл җирлекләре башлыклары белән


Нет комментариев