Минзәләдә җәлилчеләрне искә алу кичәсе узды
Көн темасы

Минзәләдә җәлилчеләрне искә алу кичәсе узды

Советлар Союзы Герое, патриот — шагыйрь Муса Җәлил Минзәлә шәһәре тарихында зур урын алып тора.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры инициативасы белән 25 август — җәлилчеләр җәзаланган көнне — шәһәрдәге Муса Җәлил исемендәге паркта герой-шагыйрь һәйкәле янында җәлилчеләрне искә алу чарасы узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасаы Нэля Бикеева тамашачылар алдында чыгыш ясап, М.Җәлилнең районыбыз тарихында тоткан урынын кабат хәтердә яңартты. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасаы Нэля Бикеева тамашачылар алдында чыгыш ясый

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Фаяз Хизбуллин исә тетар коллективы инициативасы белән әлеге искә алу чарасы быел алтынчы тапкыр уздырылуын, Муса Җәлилнең безнең шәһәрдә укуда булган вакытта театр сәхнәсендә чыгыш ясавын, шигырьләр укуын әйтеп узды. 

Театр директоры Фаяз Хизбуллин

Чарага килүчеләр җәлилчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Кичә дәвамында Минзәлә театры артистлары Муса Җәлил иҗат иткән шигырьләрне күңелгә үтеп керерлек итеп укыдылар, җырларын башкардылар.

Минзәлә театры коллективы Җирле шагыйрә Раушания Гимаева-Титова да Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым берничә ел элек Минзәләгә килгән вакытта язылган шигырен укыды, бергә төшкән фотосурәтләрне күрсәтте.


Нет комментариев