Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Гөлназ Сизова Татарстан делегациясе составында Үзбәкстанда булды

Сәфәр кысаларында мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар

3 апрельдән 7 апрельгә кадәр Татарстан делегациясе әйдәп баручы мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге белән танышу максатыннан Үзбәкстанда булды. Делегация составында Минзәлә мәдәни мирас йорты мөдире, Татарстан халыклары ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе Гөлназ Сизова да бар иде.

— Визитның төп максаты мәдәни үсеш, халык иҗатын саклау өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм чит ил коллегалары белән һөнәри тәҗрибә уртаклашу булды, — дип хәбәр итте ул «Минзәлә-информга».
Татарстан делегациясе сәфәр кысаларында Фергана өлкәсенең мәдәни һәм җитештерү объектлары белән танышты, шулай ук Үзбәкстан башкаласы Ташкентта булды.

Фотографияләр белән Гөлназ Сизова уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев