Гриппны профилактикалау - вакцинация
Беренче сентябрьгә грипптан 71 кеше прививка ясаткан.
(Илсөяр Хәертдинова, «Мензеля-информ»)
Минзәлә үзәк район хастаханәсенә гриппка каршы вакциналар кайтты: олылар өчен «Совигрипп» һәм йөкле хатыннар, 6 айдан зуррак балалар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныф укучылары һәм медицина хезмәткәрләре өчен «Ультрикс квадри».
«Гриппка каршы прививка ясату өчен участок табибы-терапевтына, балаларга — табиб-педиатрга эш көннәрендә яки алдан язылу буенча 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб-терапевт, табиб-педиатр прививка ясатуга ирекле ризалык һәм сәламәтлек торышы буенча рөхсәт кәгазе әзерләп бирәчәк. Поликлиникага мөрәҗәгать итү өчен паспорт, ОМС полисы, СНИЛС кирәк», — дип хәбәр итә «Минзәлә-информ» га оештыру-методик эш кабинеты фельдшеры Нина Мөхәммәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев