Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ярминкәдә бөртекле ашлык һәм катнаш азык сатылырмы?

Ярминкә турында хәбәр укуга редакциягә телефонннан шалтыратып безне тиргиләр

 Башка бик күп сораулар арасында ярминкәдә нигә ашлык яки фураж сатылмый дигәне иң күбе. Без бу сорауны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәәсенә юлладык. 

Менә аларның җавабы:
— Бөртек һәм фураж сату турында игъланнар район газетасы битләрендә дә һәм соцаль челтәрләрдә дә җитәрлек. Ярминкә көнне кайбер фермерлар алып килгән ашлыкны сата алмыйча кире алып кайтып киттеләр. Бу сорауны алга таба кискенләштермәс өчен без фермерлардан бөртекле ашлык алып чыгуларын сорарбыз.
1 нче март көнне сәгать иртәнге 8 дән шәһәребезнең Октябрь мәйданындаХалыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган ярминкәбула. Крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек һәм башкасын тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт, балык, бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла. Бәйрәм табынының муллыгы турында кайгыртучанлык күрергә онытмагыз минзәләлеләр! 

Бу көнне Май чабу бәйрәме дә булачак. Бәйрәм хөрмәтенә кайнар коймак һәм чәй белән сыйланырга булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев