Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ясалма интеллект белән эшләү өчен дә белем кирәк

Татарстан Цифрлы үсеш һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында узган брифингта республикада яңа технологияләр турында сөйләделәр

Брифинг башында ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин ясалма интеллектның ахыр чиктә кешене алыштыра алмаячагын, әмма хезмәтне күпкә җиңеләйтергә мөмкинлеген искәртте.

Ил җитәкчелеге ясалма интеллектның үсешен арттыру буенча бурыч куя. Татарстанда ясалма интеллектны үстерү буенча программа булдырылган, эшнең төп юнәлешләре билгеләнгән.

Ясалма интеллект икътисад тармакларында (шул исәптән, авыл хуҗалыгы, төзелеш), социаль сферада (хәтта медицинада) эшләүче белгечләр өчен зур ярдәмче булып тора, җитештерүчәнлекне арттыра, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырта. Шул уңайдан «ГосПромпт» ясалма интеллект сервисы Татарстандагы һәр тармакта гамәлгә кертеләчәк.

Яңа технология белән эш итү өчен компетентлы, белемле кадрлар булуы да мөһим. Илья Начвин да, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов тә үз чыгышларында әлеге мәсьәләгә тукталдылар. Сүз уңаеннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы ясалма интеллект куллану буенча республикада лидерлардан санала. Белгечләрне мәктәптән үк әзерли башлаячаклар. Укытучыларның да махсус программа буенча квалификацияләрен арттырачаклар.

Әлбәттә, әлеге юнәлештә үсеш өчен резервлар әле бар. Шул ук вакытта брифингта чыгыш ясаучылар якын киләчәктә ясалма интеллектның тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнәчәген һәм ахыр чиктә гражданнарның эшләү, белем алу, яшәү сыйфатын яхшыртачагын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев