Реклама
Көн темасы
Игенчеләребез минераль ашлама кертәләр
Хуҗалыкларда көзге культуралар өстәмә тукландырыла.
Шулай ук күпьеллык үләннәрне дә өстәмә тукландыру да башланып китте. Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар көз көне 10735 гектарда өстәмә сый алган булса, яз көне 5819 гектар уҗымнар тукландырылган. Язгы кыр эшләренә иң беренче булып “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза”, Заиковский хуҗалыклары игенчеләре керештеләр. “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 786 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландыруны төгәлләделәр. “Калморза” һәм “Рус” хуҗалыгы механизаторлары күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны тәмамладылар. “Заиковский” хуҗалыгы механизаторлары күпьеллык үләннәрне тукландыруны бүген төгәлләячәкләр. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы, “Туган як” агрофирмасы орлыкны инкрустацияләүне төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев