Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Илона Букун һәм Кира Юдина Татарстанда 1 урынны алдылар

Республика ярышларында Минзәлә шәһәреннән 5 бадминтончы катнашты.

11-12 апрель көннәрендә Казанда «ТР Бадминтон өметләре» ярышларының 2нче этап финалы узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Илона Букун һәм Кира Юдина 13 яшькә кадәрге яшь төркемендә кызлар арасында парлы разрядта иң көчлеләр булдылар.


— Безнең кызлар ТР җыелма командасы составына керүче яшьтәшләрен җиңделәр, — дип билгеләп үтте аларның уңышын «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге тренеры Игорь Ковальчук.

Шулай ук безнең спортчылар иң көчле сигезлеккә керде: Азамат Сафин — парлы ир-атлар һәм катнаш разрядларда 11 яшькә кадәр; Кира Юдина — ялгыз хатын-кызлар разрядында һәм 13 яшькә кадәр катнаш разрядта.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Илона Букун һәм Кира Юдина ТР Шәхси кубогы сайлап алу турында бронза призерлар булганнар иде. Алар Минзәлә командасы составында Казанда булачак. ТР шәхси Кубогының 2 этабы финалында катнашачаклар. Уеннар 18-19 апрельдә узачак.

Фотолар ВК дагы МБУ ДО «Спортивная школа „Юность“» ММР РТ сәхифәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев